5 апрель көнне Мөслим район мәдәният йорты халык театры драматург Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” музыкаль комедиясен күрсәтте. 6 апрельдә Актаныш районы Сәфәр авылы мәдәният йорты халык театры Рузилә Җамалиеваның “Изге имән шаһит” әсәрен сәхнәләштерде, көндез районыбызның Тауасты Байлар мәдәният йорты театры Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” әсәре буенча эшләнгән спектаклен куйды. 7 апрельдә исә Сарман районы мәдәният йорты халык театры язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Елан” повесте буенча эшләнгән мелодрамасын тамашачыга тәкъдим итте.
Шунысын искәртү кирәк- тер, быелгы фестиваль бөек драматургыбыз Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлана. Шуны күздә тотыптыр, ахрысы, Мөслим район мәдәният йорты халык театры аның мәңге картаймас, тоныкланмас әсәренә мөрәҗәгать иткәндер дә. Узган гасырның 70 нче елларында үзешчән коллектив буларак оешкан театрга инде 1977 нче елда ук халык театры исеме бирелә. Соңгы унике ел эчендә генә дә коллектив М. Фәйзи, Х.Вахит, Ю.Әминов, Ф.Яруллин, Аманулла, Д.Салихов кебек мәшһүр драматургларның саллы әсәрләрен сәхнәгә куйган. Сәхнәдә энҗе бөртегедәй җемелдәп, янып торган, төп геройларның берсе булган Саҗидә образын тудырган Гүзәл Фахразиева тамашачы мәхәббәтен казанды, ул бик хискә бирелеп уйнаучы артистка дияр идем. Әйтерсең лә, ул чын мәгънәсендә сәхнәдә уйнамый, ә шушы тормышның үзендә яши. Артистларның һәркайсы искиткеч матур тавышлы, аеруча Айрат Шайгардановның (Җәмил) тавышы үзен- чәлекле, гомумән, менә! дигән ансамбль туган. Аларның күбесенең эш урыны мәдәният йорты, сәнгать белән бәйле түгел. Укытучы, тәрбияче, техник хезмәткәрләр… Әмма аларның барысын да сәхнә берләштерә. Театрга гашыйк алар һәм шушы мәхәббәтләрен халыкка да өләшәләр.
Актаныш районы Сәфәр мәдәният йорты театры әсәрләре белән яхшы таныш булган автор Рузилә Җамалиеваның “Изге имән шаһит” спектаклен тамашачы хозурына тәкъдим итте. Бу мелодрама Хәй Вахит әсәре белән бераз аваздаш. Аны сәхнәгә куйган Алисә Хәлиуллина үзе дә яшь режиссер (безгә билгесез сәбәпләр белән үзе килмәгән иде) бу спектакльне сайлап, Рузилә Җамалиевага бүләк ясаган. Театрлар буенча баш белгеч Камил әфәнде сүзләренчә, халыкка бик үк билгеле булмаган авторларның әсәрләрен халык театрлары да алмагач, кем ала? Бәлки, бу драматургка иҗат итү өчен тагы да зуррак этәргеч булыр? Керсез мәхәббәт, үкенү, әманәт – шушы өч төшенчә кызыл җеп булып бара әсәрдә. Гомумән, бу коллектив әсәрнең эчтәлеген дә ача алды, шул ук вакытта декорацияләр дә, мизансценалары да отышлы иде аларның.
Районыбызның Тауасты Байлар авылы мәдәният йорты коллективы (җи- тәкчесе – Мөслимә Гайниева) Фәнис Ярул- линның “Ак яфрак” әсәрен сәхнәләштерде. Әйтергә кирәк, спектакльне фидакарьлек белән генә югары дәрәҗәдә куеп булмый. Бу нисбәттән шул ук Камил ага Саттаровның фикерләрен җиткерәсем килә: “Мөслимәнең тырышлыгы, таланты миңа мәгълүм. Әмма авыл җирлеге җитәкчеләренең битарафлыгы, аерым алганда, декорацияләр әзерләүдә, шулай ук техник җиһазлар белән тәэмин ителешнең түбән булуы тискәре күренеш. Болар тиешле дәрәҗәдә булганда, спектакль дә отышлырак булыр иде”.
Сарман районы мәдәният йорты халык театры замана көзгесе дип аталырга хаклы фәлсәфи әсәрне – Нәбирә Гыйматди- н о в а н ы ң “Елан” повесте буенча инсценировкаланган бер п ә р д ә л е д р а м а н ы т а м а ш а чыга күрсәтте. Минемчә, әсәр сәхнәдә уйнау өчен шактый катлаулы, ул уйлана, борчыла, фикерли белә торган тамашачыга адресланган. Һәвәскәрләр уйный димәссең, спектакльне тамашачы алкышларга күмеп, бирелеп, хәтта елап карады. Төп рольне башкаручы Аделина Тимергалина (бер үк вакытта ул спектакльнең режиссеры да һәм бу аның диплом эше дә булып тора) үзенең уйнавы белән тамашчыны да, жюри әгъзаларын да шаккаттырды. Артистлык сәләте, сәхнәгә мәхәббәте исә тумыштан аның.
Артистлары да үзләре- неке – үз араларында үскән, эшли, яши торган талантлы егет- кызлар бит! Ә инде спектакльдә беренче тапкыр гына сәхнәгә аяк баскан яшь артистларның (биючеләрнең) катнашулары күңелдә әйтеп бетергесез шатлык, горурлык хисләре тудыра. Димәк, сәхнәдә үзләренең сүзләрен ихлас күңелдән тамашачы күңеленә җиткерә алган бу яшь артистларыбызны күрү, аларның татар театрына битараф түгеллеген тагын бер тапкыр раслый. Ә өлкәннәргә алмашка килүче шушындый яшьләребез булганда, мәдәниятебез, сәнгатебез озак яшәячәк әле.
Республика фәнни-ме- тодик үзәгенең театр- лар буенча баш белгече, Россиянең театр эшлеклеләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Зиннәт улы һәр коллективның иҗат җи- мешләрен хуплады, җы- лы сүзләре белән алар- ны иҗатка рухландырды.
Һәр спектакльгә җен- текләп бәя биргәндә бер нәрсә дә читтә калмады. Киемнәр, декорация, мизансцена күренешләре, бизәлеш – барысын да күз уңында тотты жюри. Мәртәбәле жюри җитәкчесе Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллинаның “сәхнәдә үзегезне гади, иркен, тормыштагыча кыю тотарга тырышыгыз, чукраклар төсле бик каты кычкырып сөйләшмәгез, залга артыгыз белән тормагыз, кеше көлдерәм дип артыгын кыланмагыз, ясалмалыктан качыгыз, авызыгызны ачып суфлер әйткәнне көтеп тормагыз, кыскасы, һәр яктан тормыштагыдай табигый булыгыз», кебек теләкләрен үзешчән артистлар уңай кабул иттеләр дип ышанасы килә.
Номинацияләргә килгән- дә исә, бу юлы алар күп түгел. Мөслимлеләрнең Саҗидәсе (Гүзәл Фахразиева) – “Дебют”, Шәкүр (Илшат Галиев) – “Тамашачы мәхәббәте” но- минацияләренә тәкъдим ителде. Сәфәр халык театрыннан Самат (Әлфис Ахметшарипов) – “Иң яхшы ир-ат роле”нә, Шәкүр бабай (Альберт Илдаров) “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” исеменә шәрехләнде. С а р м а н л ы л а р н ы ң Фәһимәсе (Аделина Тимергалина) бертавыштан “Иң яхшы хатын- кыз роле” исеменә, шәфкать туташы (Энҗе Шәехова) “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинацияләренә тәкъдим ителде.
Төбәкара фестиваль барлыгы 8 зонада уза, ә монысы, ягъни Минзәләдә узганы, нибары өченчесе генә әле. Зона туры 8 майда Әлмәт шәһәрендә төгәлләнәчәк. Аннары – финал, җиңүчеләрне башкала көтә