Татарстан Росреестры кайнар элемтә ача

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Иртәгесе көннән, ягъни 7 апрельдән, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе кайнар элемтә ача. Аңа шалтыратып гражданнар күчемсез милеккә дәүләт теркәве туктатылу һәм аның сәбәпләрен 2020 елның 30 апреленә кадәр бетерү зарур булганда нишләргә кирәклеген белә алалар.

Кайнар элемтә көн саен  - 8.00 - 12.00 һәм 13 - 17.00 сәгатьләрдә.

мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына (843)255-25-71 телефоны аша Росреестрның Татарстан республикасы буенча Идарә экспертлары  Галина Гончарова һәм Энҗе Мөхәмәтгалиева җавап бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International