Татарстанда ике дәүләт теле булуын һәркем белсен һәм күрсен

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Советның видеорежим рәвешендә чираттагы утырышы булды. Аны ТРның премьер-министр Алексей Песошин алып барды. Шушы утырыштан соң ук район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы Айдар Салахов учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре белән шушы мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрде.
ТРның дәүләт телләре турындагы законын гамәлгә ашыру максатыннан шушы өлкәдә тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар билгеләнгән, болардан тыш мунициаль берәмлекләрдәге эшнең барышын контрольдә тоту һәм мониторинг үткәрү системасы көйләнгән. Урыннарга чыгып та тикшерүләр үткәрелә. Узган ел 18 районда, шул исәптән Минзәлә районында, шундый тикшерү үткәрелгән. Моннан тыш Бөтендөнья татарлар конгрессы тикшерүләре дә оештырыла. Утырышта да, киңәшмә барышында да аеруча норматив-хокукый актларның тәрҗемәләре булырга тиешлеге искәртеледе. Җәмәгатьчелек хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә алтакталар гына түгел, белешмә мәгълүматлар да ике телдә язылган булырга тиеш. Урам күрсәткечләренең ике телдә язылган булуы да игътибар үзәгендә. Шуңа күрә урам исемнәрен дә, юллардагы күрсәткечләрне дә закон таләпләренә туры китереп язу онытылмаска тиеш.
“Мәгариф” милли проекты кысаларында балалар бакчаларында эш системалы алып барыла. Шушы кысаларда балаларга кече яшьтән үк инновацион технологияләрне өйрәткәндә иң беренче республикадагы дәүләт телләре –рус, татар телләренә өйрәтү методикасы бар. Хәзер инде икенче этапка күчәргә– алынган белемнәрне практикада киң кулланырга, бу юнәлештә актив эшләргә кирәк”, диде район башлыгы Айдар Салахов район мәгариф җитәкчелегенә.
Утырышта урам күрсәткечләрен, бигрәк тә яңа төзелгән яисә капремонт үткәрелгән йортларда төзелеш оешмаларына алтакталарны татар, рус телләрендә язарга гадәтләнергә, гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә җавап язганда закон нигезендә эш итәргә кушылды, башкарма комитет бүлекләренә, җаваплы оешмаларга бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International