Иске Яңа елны кызыклы итеп үткәрик!

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

31 декабрьдә Яңа елны каршы алганнан соң бары тик илебез халкы гына аны тагын бер кат билгеләп үтә ала.

Бүген, 14 гыйнварда, белгечләр Чулпан Бадьина, Екатерина Чигвинцева Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен "Иске Яңа елны күңелле итеп уздырыйк!" күңел ачу программасы уздырды.

Кунаклар әлеге бәйрәмне Муса Җәлил исемендәге паркта уздырдылар. Яңа ел әкиятеннән Убырлы Карчык килде. Аның белән бергә уеннар уйнадылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар.

Бәйрәмдә булган һәркем күтәренке кәеф алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International