«Яхшылык белән уртаклаш»

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

«Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм итү  программасын «Өлкән буын» милли проекты кысаларында тормышка ашыру» нигезендә «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 2019 елның      9 декабрендә «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә  булдылар.
          Әлеге акциянең максаты «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» - тәрбияләнүчеләрдә мәрхәмәтлек, кайгы, ярдәмгә килергә теләк формалаштыру һәм елмаю, йөрәк җылысын бүләк итү. 
         Балалар үз куллары белән тернәкләндерү үзәге балалары өчен яңа ел бүләкләре - сюрпризлар әзерләделәр. Ә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортта яшәүчеләр өчен үз куллары белән ясалган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, нык сәламәтлек, дәртле күңел  теләделәр - бер өлешен күңелләренең бүләк иттеләр. Бу йөрәк җылысы бүләк иткән һәр кешенең күңелендә озак сакланыр.
         Балаларыбызның сизгер һәм ярдәмчел кешеләр булып үсүләре, аларга, һичшиксез, изгелек итеп кайтачак шундый искиткеч гамәлләр кылып, аңлап үсүләре бик әйбәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International