20 ноябрьдә Бөтендөнья бала көне билгеләп үтелә.
Ул 1954 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан игълан ителгән.
Минзәлә муниципаль районының балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә бу мөһим вакыйгага багышланган чара узды.
Тәрбияләнүчеләр үз хокуклары турында уен формасы аша белделәр.