Шимбә, 22 ноябрьдә, шәһәрнең Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгын сату буенча бәйрәм ярминкәсе оештырылачак.
Районның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр, авыл җирлекләре вәкилләре. фермерлар, уку йортлары, шәхси хуҗалык ияләре һәм башка товар җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.
Район халкы һәм кунаклар бу көнне ит, сөт, балык, бал, яшелчә, сөт продуктлары һ.б. бик күп товарлар сатып алачак.
Ярминкә иртәнге 7.00 сәгатьтә башланачак.