Балалар иминлеген тәэмин итү комплекслы һәм координацияләнгән эш таләп итә.

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Утырыш барышында күтәрелгән төп мәсьәлә балаларны интернет аша таратыла торган төрле деструктив агымнардан читләштерү.

Алар бала психикасына тискәре йогынты ясау өстенә, виртуаль дөньядан реаль дөньяга "агып чыгу" куркынычын да йөртәләр. Утырыш барышында деструктив кыйммәтләрне пропагандалаучы һәм үз челәтләренә балаларны потенциал җәлеп итеп, җәмгыятькә куркыныч тудыручы виртуаль төркемнәр санап кителде.

Район башлыгы Айдар Сәлахво, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм башлык ярдәмчесе Марк Токарев алып барган утырышта хокук саклау органнары, хакимият органнары, мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Район башлыгы Айдар Сәлахов җәмгыятьтә төрле негатив күренешләрне кисәтү буенча координацияләнгән эш алып бару бурычы куелды (аеруча яшьләр арасында).

Укудан буш вакытта балалар өчен мәдәни һәм спорт учреждениеләре тарафыннан төрле чаралар уздырылуга аеруча зур игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International