Татарстанның 36 районыннан 103 эш башлаучы фермер авылда үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга грантлар алды.

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Агростартап" грант ярдәмендә катнашучы сертификатларын тапшыру узды.

Грантларның гомуми суммасы 313 млн сум тәшкил итә. 36 районнан Конкурска заявка биргән 132 крестьян (фермерлык) хуҗалыкларыннан 103 КФХ 2-4 млн сумга кадәр грант алдылар.

Җиңүчеләрнең күбрәге Мамадыш (8 фермер), Азнакай һәм Теләче районнарыннан (6 шар фермер), Кукмара, Саба һәм Нурлат (5әр) районнарыннан.

 

"Агростартапчыларның бирелгән проектлары нигезендә 903 кә сыерларның баш санын, симертүдәге МЭТ - 1053 башка, умарталарны - 1657 гаиләгә, кошларны - 88 мең баштан югарыга арттыру планлаштырыла, диде Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International