Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү һәм "Байкал" фракцияара төркеменең тоткрыклы үсеше буенча эксперт советының берләштерелгән утырышында Бурятия Республикасы, Байкал арты крае һәм Иркутск өлкәсенең 22 моношәһәренең комплекслы үсеше каралды. Утырышны "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе депутатлары Әлфия Когогина һәм Сергей Тен алып барды.
"Илебезнең иң танылган моношәһәре булып быел Иркутск өлкәсенең Тулуну шәһәре калды, анда 40 мең кеше яши. бу җәйдәге гадәттән тыш хәлләр моношәһәрләр үсеше мәсьәләләрен дәүләт көн тәртибен алып ташларга иртә булуын күрсәтте", - диде моношәһәрләрнең тотрыклы үсеше буенча Эксперт советы рәисе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.