Әлфия Когогина: Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты гражданнарның хезмәт хокукларын намуссыз эш бирүчеләрдән яклауга юнәлтелгән.

2019 елның 20 сентябре, җомга

Әлфия Когогина: Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты гражданнарның хезмәт хокукларын намуссыз эш бирүчеләрдән яклауга юнәлтелгән.

Дәүләт Думасы эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерүнең судтан тыш тәртибен билгеләүче Хезмәт кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

"Әлеге закон проекты белән без гражданнарның хезмәт хокукларын намуссыз эш бирүчеләрдән яклыйбыз. Эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычларны мәҗбүри түләтү мөмкинлеге халыкка тиешле түләүләрне тизрәк алу мөмкинлеге бирәчәк".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International