"Рус" ҖЧҖ комбайнчылары урып-җыю батырлары булды

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Кыр батырларының барысы да "Рус" ҖЧҖ комбайнчылары. Комбайн штурвалы артында утыручы механизаторлар эшен стимуллаштыру, тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен рухландыру максатларында 800, 1000, 1500 тонна ашлык суктыручы комбайнчылар сафына Нурьян Абдрахимов, Андрей Грахов, Ринат Латыпов, Линар Губаев, Азат Мөхәмәдиев, Динар Ахунов, Рифнур Кәбиров, Ренат Галиев, Наил Ибрагимов килеп кушылды.

- Сез - чын хезмәтчәннәр, урак батырлары, - диде район башлыгы премияләр тапшырганда аларның кулларын кысып.

Безнең өстәмә

5 мең сум күләмендәге премияне 43 комбайнчы алды. Рәсми мәгълүматлар буенча, 76 комбайнчы эшли. Кайбер фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз кырларында үстерелгән уңышны җыюда катнашучы комбайнерларның фамилияләрен тапшырмадылар. Шул рәвешле, алар хезмәткәрләрен район башлыгы премиясеннән мәхрүм иттеләр.  Үз хезмәтчәннәренең ирешелгән уңышларын бүләкләсәләр ярый әле.

Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, "Калморза" хуҗалыгы сабан культураларын суктыруны төгәлләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International