Машина белән сыер саву операторларының Бөтенроссия конкурсында Татарстаннан «Ел хатын-кызы» конкурсында җиңгән сыер савучы катнаша

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

23 августтан   26 августка кадәр Башкортостан  Республикасында  машина белән  сыер  саву  операторлары  арасында  һөнәре  буенча  иң яхшы   исемгә     ХХVII Бөтенроссяи   конкурсы  узачак.    

Татарстан  Республикасыннан  әлеге  конкурста  Мамадыш  районыннан  сыер савучы   Сания Насыйбуллина катнаша,  ул  машина белән  сыер саву  буенча  Татарстанның  җиде  мәртәбә    абсолют  чемпионы  булды.     2018 елда   Сания Насыйбуллина Татарстан   башкаласы  Казанда  узган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз  карашы» республика конкурсында «Минем язмышым  - минем  һөнәрем» номинациясендә җиңүче  булган  иде.    Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк,   Сания Насыйбуллина күпбалалы  ана  да  әле  ул.   Ире Фәрит белән алар  өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер  оныклар  үстерешәләр.    

Узган  ел  Сания Насыйбуллина  машина белән  сыер саву   операторлары  арасында   ХХVI Бөтенроссия  конкурсында  «Хатын-кыз. 45 яшьтән өлкәнрәк ветераннар» номинациясендә  җиңүче дип  танылды.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Мактау  грамотасы,  Рәхмәт хаты  белән  бүләкләнде, “Татарстан  Республикасының атказанган авыл  хуҗалыгы  хезмәткәре» дигән мактаулы  исемне  йөртә. 

Хезмәттәшләре  сүзләре буенча,  Сания Насыйбуллина хезмәт сөючәнлеге,  һәр эшкә  җаваплы  каравы, тыйнаклыгы,  сизгерлеге  һәм  кешеләргә булган  ягымлы  мөнәсәбәте  белән  аерылып  тора.   Ул  даими  рәвештә  үз осталыгын  камилләштерә,  үз һөнәренең  серләрен рәхәтләнеп  яшь белгечләр  белән  бүлешә һәм Бөтенроссия  конкурсында  Татарстан  исеменнән үзен  лаеклы  күрсәтер,  дип ышанып  калабыз.    

http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1541436.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International