Әлфия Когогина: Яшьләр лидерларына һәм аларның стратегик инициативаларына ярдәм итү - республикабызның кадрлар потенциалы үсешенең аерылгысыз өлеше.

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында "Үсеш локомотивлары" федераль партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган "Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалары конкурсы" Гомуми белем программасы финалистлары Татарстан Республикасы делегациясе составында "Кырым күпере" төбәкара семинарында катнаштылар.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында федераль партия проектын гамәлгә ашыру координаторы булып тора.

"Үсеш локомотивлары" стратиегик инициативалар конкурсында катнашучыларның үзара бәйләнеше белем бирү программасының буеннан-буена туктап тормый. Яшьләр лидерларын һәм стратегик проектларны яклау - республикабызның кадрлар потенциалы үсешенең аерылгысыз өлеше", - дип комментарий бирде парламентарий.

Семинар барышында Кырым Республикасының Дәүләт Советында түгәрәк өстәл узды, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан башкарма комитеты җитәкчелеге белән эшлекле очрашу, Кырым Республикасының Яшьләр үзәгендә һәм Кырым патриот үзәгендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International