Начар метеорологик күренешләр: 14 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. төнлә явым-төшемнәрсез, иртән һәм көндез аз гына яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан 3-8 м/с, төнлә урыны белән көчле 11 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +7..+9º. Көндез максималь һава температурасы +18..+20º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Урыны белән аз гына яңгыр. төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан 3-8 м/с, төнлә урыны белән көчле 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +3..+8º, көнбатыш районнарда +11º. Көндез максималь һава температурасы +16..+21º.