Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы: Россиядә күчемсез милек белән килешүләр уздырганда электрон имзадан файдалану тәртибе үзгәрде.

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Читтән торып, милек хуҗасы рөхсәтеннән башка хосусыйлык хокукына күчүне теркәүгә документлар тапшыру хәзер  мөмкин түгел.

Бүгенге көннән күчемсез милек белән килешүләр уздырганда көчәйтелгән квалификацияле электрон имзадан файдалану тәртибен җайга салучы закон көченә керә.

Яңа кагыйдәләр мондый килешүләрне бары тик күчемсез милек хуҗасының язмача ризалыгыннан гына уздыру мөмкинлеген билгели.

13 августтан гражданнар электрон имза белән расланган электрон гариза нигезендә үзләренеке булган хосусый милеккә хокуклар күчүнең теркәлү мөмкинлеге турында язуны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына гариза бирү аша кертү мөмкинлеге алалар.

Бердәм дәүләт реестрында андый язма булмаган очракта килешүне читтән торып башкару мөмкин түгел.

«Әгәр гражданин хосусыйлыгында булган күчемсез милеккә килешүне электрон рәвештә башкарырга тели икән, аңа кәгазь саклагычта тиешле гаризаны Татарстан Росреестрына тапшырырга кирәк була. Ул чагында күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына махсус билге куела, - дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Дәүләт Реестры идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Илсия Казакова.

+8 843 255 25 10

 8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International