Айгизә Мөбәрәкшина 2019 елда билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегендә беренче призер булды.

2019 елның 13 августы, сишәмбе

8 - 9 август көннәрендә Үзбәкстан Республикасының Алмалык шәһәрендә 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты узды.

 

Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында Минзәлә районыннан ике көрәшче катнашты. Рәсүл Әкбәров - Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы (ветеринария бүлекчәсе) студенты 82 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәште.

Яр Чаллының "Витязь" спорт комплексы тренеры Алмаз Заһретдиновта тәрбияләнгән Айгизә Мөбәрәкшина 76 килограммнан югары үлчәү авырлыгында көрәшеп, 1 нче урын яулады, шул рәвешле 15-17 яшьлек кызлар арасында 2019 елның Дөнья беренчелегендә беренче призер булды.

Моңа кадәр 2017 елда шул ук Минзәлә районы кызлары Сәрия Гыйльметдинова (48 кг үлчәү авырлыгында) һәм Альбина Шәмсетдинова (76 кг га кадәр үлчәү авырлыгында) тренер Рәмзил Бәдриев җитәкчелегндә 15-17 яшьлек кызлар арасында дөнья призерлары булганнар иде. 3 ел эчендә Минзәлә районыннан билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатында өч көрәшче 1 нче урын яуладылар. Ике көрәшче өченче булды. Россия җыелма командасы составында барлыгы алты көрәшче катнашты.

.http://menzela.ru/news/tema-dnya/aigiza-mubarakshina-stala-pervym-prizerom-pervenstva-mira-po-borbe-na-poyasakh-2019

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International