Хәрби хезмәттәгеләргә икенче пенсия

2019 елның 12 июле, җомга

Минзәлә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 28.12.2013елдагы "Иминият пенсияләре турында"гы №400-ФЗ Федераль законы нигезендә хәрби хезмәт узган пенсионерларны икенче пенсия белән тәэмин итү турында хәбәр итә.

Хәрби пенсионерлар тиешле елларны хезмәт иткән өчен яисә инвалидлык буенча Саклану министрлыгы, ЭЭМ, Федераль Курнкынычсызлык хезмәте һәм башка көч ведомстволары линиясе буенча пенсия алалар.

Күп кенә хәрбиләр эштән азат ителгәннән соң хәрби хезмәткә карамаган вазыйфаларда ялланган хезмәткәрләр сыйфатында хезмәт эшчәнлеген дәвам итәләр. Бу очракта эш бирүчеләр алар өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасына акчалата күчермәләр ясыйлар һәм тиешле шартлар үтәлгәндә, хәрби пенсионерларның Пенсия фонды линиясе буенча пенсия алырга хокукы барлыкка килә.

Пенсия фонды линиясе буенча икенче пенсия бер үк вакытта түбәндәге таләпләр үтәлгәндә билгеләнергә мөмкин:

Яше. Гомуми билгеләнгән яшькә җитү - ир-атларга - 65 яшь, хаытн-кызларга - 60 яшь.

Стаж. Көч ведомствосы линиясе буенча пенсия билгеләнгәндә исәпләнмәгән таләп ителгән иминият стажы. 2019 елда ул 10 ел тәшкил итә һәм ел саен 1 елга артып, 2024 елга кадәр 15 ел була.

Баллар. Шәхси пенсия коэффициентының минималь суммасы (баллар) - 2019 елга ул 16,2 күләмендә билгеләнгән һәм 2025 елга 30 га кадәр ел саен артырылачак.

Пенсия. тиешле елларны эшләгән өчен яисә көч ведомствосы линиясе буенча инвалидлык буенча пенсия алу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International