Минзәлә районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды.

2019 елның 12 июле, җомга

Бүген Минзәлә районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды. Утырышны район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина алып барды.

Район Советының кадрлар бүлеге начальнигы Ләлә Сәгыйрова муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы мәгълүматларның тулы һәм дөрес булуын тикшерү һәм анализлау буенча уздырылган тикшерүләр буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Тикшерү барышында декларацияләрдә төрле кимчелекләр ачыкланган. Мондый хаталарны декларацияләрне беренче тапкыр тутыручылар ясый.

"ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиев районның җирле үзидарә органнарының мәгълүмати ачыклыгы һәм ачык эшчәнлеген тәэмин итү өчен күрелгән чаралар турында хәбәр итте. Ул төзәтмәләр кертелгәннән соң муниципаль хезмәткәрләрнең һәм депутатларның декларацияләрен быел да бастырылачагын белдерде.

Муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен хокуксыз биләүдән кайтару буенча уздырыла торган эш турында җир-милек мөнәсәбәтләре бүлеге вәкиле Рамил мөхәммәдиев чыгыш ясады. Ул бүлекнең сату-алу уздыру, җирләрне арендага бирү буенча эше турында бәян итте.

Утырышта шулай ук район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International