Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара

15 июнь 2019 ел., шимбә

14 июньдә Корстон күңел ачу комплексында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Песошин иң яхшы социаль хезмәткәрләрне котлады. Ул аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, тармакның, аерым алганда, "Демография" һәм "Сәламәтлек саклау" милли проектлары актив төстә үсеш алуын билгеләп үтте.
"Фидакарь хезмәт өчен" медале белән Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәре Татьяна Гурьянова бүләкләнде. Венера Сальманова "Иң яхшы социаль хезмәткәр" Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашып. "Иң яхшы шәфкат туташы" номинациясендә 1 нче урынны яулады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования