Район башлыгы Айдар Салаховның Медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2019 елның 15 июне, шимбә

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәм - Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!

Сез тормышыбызның иң авыр минутларында ярдәмгә киләсез, безгә һәм якыннарыгызга  сәламәтлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч бирәсез.

Табиб һөнәре кешеләргә хезмәткә багышланган. Ул тирән белем таләп итеп кенә калмый, һәрчак сәламәтлек, сизгерлек һәм күңел байлыгы таләп итә. Ял һәм бәйрәм көннәрсез.

Хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, үзегезгә дә сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез.

А.Ф. Салахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International