«Ык буе авыллары Сабан туе» ике тугандаш республика – Татарстан белән Башкортстан һәм Оренбург өлкәсендә, Ык елгасы буенда урнашкан авылларда яшәүче халыкны үзара аралашуга, элемтәләр урнаштыруга, тагын да якынайтуга хезмәт итәчәк бәйрәм буларак күз уңында тотылды һәм 2017 нче елда беренче тапкыр Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында үтте. Сабантуй эстафетасы былтыр Актаныш районына тапшырылды.