"Тере" аралашуның өстенлеге

2019 елның 25 мае, шимбә

"Интернет-челтәре әсирлегеннән башка" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы  Марина Гатина "Тере" аралашуның өстенлеге" дәресе уздырды. Чарада 16 балигъ булмаган социаль ярдәм алучы катнашты.

Чара башында мини-лекция узды, аның барышында үсмерләр интернетка альтернатива булган вакытны уздыру ысулларын тәкъдим иттеләр. Балалар виртуаль дөньяның тере аралашуны алыштыра алмавына инандылар.

Үсмерләр белән эштә реаль тормышта аралашуга мотивация формалаштыруга, үз-үзеңне көйләү ысулларын формалаштыруга, үзең турында күзаллауны киңәйтүгә һәм позитив кичерешләрдә зиһенне концентрацияләү тәҗрибәсе алуга юнәлтелгән күнегүләр кулланылды.

Үсмерләр бер-берсе белән җиңел аралашты, күнегүләрдә актив катнашты, үз фикерләрен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International