Педагоглар, медиклар һәм иҗат кешеләре пенсиягә башкалардан алда чыгачак

2019 елның 24 мае, җомга

«Укытучы булып эшлим. Агымдагы елның 1 сентябренә минем ташламалы стажым тулачак. Педагогларга, медицина хезмәткәрләренә һәм иҗат әһелләренә карата пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге бар дип укыдым. Ләкин пенсия яше арттырылгач, ташламага ия булучылар да пенсиягә соңрак чыгачактыр. Мин кайчан вакытыннан алда пенсиягә чыга алам икән?"

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе  Алсу Ганиева җавап бирә:

-  2019 елдан медицина, педагогия һәм иҗат кешеләренең пенсиягә чыгу срогы да үзгәрде. Алар лаеклы ялга иртәрәк чыга алачаклар. Шул ук вакытта вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы махсус стаж тулганнан соң 5 елдан соң гына булачак.

Сезгә тагын биш ел эшләргә туры килмәячәк, чөнки закон белән күчеш чоры каралган. Димәк, вакытыннан алда пенсиягә чыгу срогы акрынлап арта барачак: 2019 елда - ярты елга, 2020 елда - ел ярымга, 2021 елда - өч елга, 2022 елга - дүрт елга.

2023 елда һәм аннан соңрак чигерү канунда каралган 5 ел була да инде.

Шунысын да өстим, ташламалы пенсия озынлыгына, пенсия балларының минималь саны булуга таләпләр үзгәрешсез калачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International