Үсмерләрнең җәйге эше: балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру

2019 елның 24 мае, җомга

23 май көнне 14-18 яшьлек балигъ булмаган  гражданнарны укудан бушаган вакытка эшкә урнаштыру буенча шәһәрнең оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева рәислегендә үтте.

Чарада эш бирүчеләр Минзәлә муниципаль район башкарма комитетының 27.03.2019 елдагы №347 карары белән расланган балигъ булмаган гражданнарны эшкә алу өлеше буенча РФ Хезмәт кодексын үтәү буенча мәҗбүри шартлар, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм хезмәтне саклау һәм эшкә алганда тиешле инструктаж уздыру зарурлыгы турында таныштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында "Минзәлә районының мәшгульлек үзәге" ДКУ директоры Татьяна Сәмигуллина, Минзәлә район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Наил Әсәдуллин чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International