Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаручыларга җәзаны катгыйландыруны бертавыштан хуплады

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаручыларга җәзаны катгыйландыруны бертавыштан хуплады.

14 майда Дәүләт Думасы беренче укылышта исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаручыларга җәзаны катгыйландыру турында закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутат, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комиссия рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

«Бүген Дәүләт Думасы депутатлары руль артына исерек килеш утырып, корбаннар китергән авариядә гаепле гражданнарны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирүне күздә тотучы төзәтмәләрне бертавыштан хупладылар. Закон проекты барлык профильле ведомстволар тарафыннан хупланды. Ел саен 70 меңгә якын машина йөртүче алкоголь тәэсирендә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен кабаттан җәзага тартылалар. Димәк, гамәлдәге җаваплылык чаралары руль артына исерек хәлдә утырырга әзер булучыларны тоткарламый, юлларда халыкны һәлак булудан саклау өчен катгый чаралар күрергә кирәк".

 Закон проекты тимер юл, һава, диңгез һәм эчке су транспорты һәм метрополитенда исерек хәлдәр юл-транспорт һәлакәте өчен дә җәзаны катгыйландыруны күздә тота.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International