Бүген район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасов, Минзәлә район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеринар табибы Артур Гафуров, идарәнең баш белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыктылар.
Урыннарда узган айга нәтиҗәләр ясалды, алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Район башлыгы Айдар Салахов якын чорда язгы кыр эшләрен төгәлләү, терлекләрне күчерү өчен лагерьларны әзерләү зарурлыгын искәртте. Бер үк вакытта чәчү барышында техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау кирәклеге дә әйтелде.