Минзәлә районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар-9800, күпьеллык үләннәр-7100 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-6500, күпьеллык үләннәр-7600 гектарда тырмаланган, дым каплату 30100 гектарда башкарылган.  Язгы чәчү өчен  орлыкның  3600 тоннасы  инкрустацияләнгән.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 500 гектарда гәрчич чәчтеләр. “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 150 гектарда арпаны җир куенына иңдерделәр. Шулай ук Заиковский хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамладылар, көзге культураларны өстәмә тукландыруны-67, күпьеллык үләннәрне тырмалауны-100, көзге культураларны тырмалауны 66,7 процентта, дым каплатуны 54,5 процентка башкардылар. Әле яңа гына оешкан “Мөслим-август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары көзге культураларны 1202 гектарда өстәмә тукландырдылар, көзге культуралар тырмалауны 515 гектарда башкардылар, 5455 гектарда дым каплаттылар. 

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayony-khualyklarynda-yazgy-kyr-eshlre

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International