Татар токымлы атлар сатып алу һәм аларны тоту өчен субсидия алырга мөмкин

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясаганда әйттеләр. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов ит һәм сөт мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Сөт җитештерү - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый зур финанс чыганагы ул һәм әлеге мәсьәлә Министрлыкның даими контролендә тора, диде ул. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бу елның гыйнварында 317 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 103%), ит - 98,7 мең тонна (102%). Сөт арттыруда алдынгылар рәтендә Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары. Республика буенча эре мөгезле терлекләр саны 727,8 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар – 241,9 мең баш һәм дуңгызлар - 446,6 мең баш. 83,6 мең баштан артык бозау туган. Эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә Мамадыш, Әлки, Балтач, Буа, Алексеевск, Кукмара һәм Чистай районнары. Министр урынбасары шулай ук тарихи татар токымлы атларны үрчетү зарурлыгына да тукталды. Бу максатлар өчен республикада аларны алу һәм тотуга субсидия карала. Тарихи татар токымлы атларны сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга бирелә торган субсидия күләме тотылган чыгымнарның 60%ын тәшкил итә, ә бияләрне тотуга бәйле чыгымнар бер татар токымлы ат өчен 20 мең сум карала. Субсидия, бияләрнең баш санын саклап калганда, ел саен бирелә. Субсидия алу өчен шулай ук һәр атның нәсел таныклыгы яисә паспорты булу шарт.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International