Бүген Минзәләдә сайлаучыларның алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашуы узды.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген, 22 апрельдә, "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУдә алга таба "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясеннән тәкъдим итү өчен VI чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлыгына  кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән сайлаучыларның очрашуы узды.

Очрашуны модератор район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды. 
"БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясенең җирле бүлекчәсенең башкарма сәркатибе, Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, катнашучыларга алдан тавыш бирүнең әһәмияте турында бәян итте, сайлаучыларны 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда актив тормыш позициясен күрсәтергә чакырды.

Очрашуда катнашу өчен бер кандидат Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль район башлыгы, "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе сәркатибе Салахов Айдар Фәслах улы гариза тапшырган. Айдар Фәслах улы районның үсеш перпективалары турында сөйләде, сайлаучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.
Алга таба "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү 2019 елның 26 маенда узачак. Бу көнне Минзәлә районында сигез участок ачылачак.
Алдан тавыш бирү турында тулырак мәгълүматны pg.er.ru.  сайтында белергә була.
Алдан тавыш бирү кысаларында узачак чараларда актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International