Әлфия Когогина Виталий Мутко белән моношәһәрләр үсеше мәсьәләсен тикшерде.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина Россия Федерациясе Хөкүмәтенең төзелеш һәм төбәкара үсеш мәсьәләләре буенча Рәис Урынбасары Виталий Мутко белән очрашты.

"Күп еллар дәвамында мин эзлекле рәвештә моношәһәрләргә ярдәм һәм үсеш мәсьәләләре белән шөгыльләнәм, Виталий Леонтьевичка төбәкләр, монопрофиль муниципаль берәмлекләр башлыкларының позициясен җиткерү, аның ярдәмен тою, бердәм эш планын эшкәртү минем өчен бик мөһим. Вице-премьер моношәһәрләр мэрлары белән төбәк мәйданчыкларында очрашырга әзерлеген белдерде, һәм мин моны  7 моношәһәрдә миллионнан артык татарстанлы яшәгән безнең Республикада башкарыга тәкъдим иттем", - дип комментарий бирде парламентарий. 

Россиянең 319 моношәһәрендә бүген 14 млнга якын кеше яши. Шул ук вакытта аларның 182 сендә эшсезлек дәрәҗәсе уртача Россия күрсәткеченнән артып китә. Мондый вәзгыять белән килешергә ярамый, моношәһәрләрдә милли проектларны тормышка ашырып, моның өстендә эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Әлфия Когогина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International