Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре белән атналык эшлекле киңәшмә уздырылды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген, 22 апрельдә, район башлыгы Айдар Салахов оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре белән атна саен уза торган эшлекле киңәшмә уздырды. Утырыш барышында агымдагы мәсьәләләр тикшерелде, атналык нәтиҗәләр ясалды, алдагы атнага чаралар планы билгеләнде.

Утырыш күңелле мизгелләрдән башланды ― Минзәлә муниципаль район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Ләйсән Нургатина үз вазифаларын намус белән һәм нәтиҗәле башкарганы, яхшы хезмәте, аеруча әһәмияткә ия булган катлаулы бурычларны уңышлы башкарганы өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район башлыгы Айдар Салахов "Минзәлә урманчылыгы" Дәүләт казна учреждениесенең яңа җитәкчесен  - Әхмәтгалиев Илнар Азгап улын тәкъдим итте.

Алга таба утырышта шәһәр буенча өмә нәтиҗәләре белән Роза Салдаева чыгыш ясады.  "Минзәлә районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ директоры Татьяна Сәмигуллина "2020-2021 елларда пенсия яше алдындагы затларга һөнәри белем бирү буенча чаралар уздыру өлешендә Татарстан Республикасында "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру турында" бәян итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә әзерлек буенча мәгълүмат бирде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International