13 майда балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" эшләячәк.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

«Кайнар линия» телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан шәһәренең «Ял» шәһәр үзәге вәкилләре катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International