Минзәләдә яшәүче хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мәшүдә Сирай кызы Арысланова 95 яше тулган көнне кунаклар кабул итте. Ветеранны истәлекле дата белән тәбрикләргә шәһәр Башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм киноучреждение директоры Руслан Ильин килгән иде. Алар Мәшүдә Сираевага озын гомер, сәламәтлек теләделәр, зур хөрмәт хисләрен белдерделәр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Айдар Салаховның котлау һәм бүләкләрен тапшырдылар.
Мәшүдә Сираева Минзәлә районы Күзкәй авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тула шәһәрендә төзелештә төрле эшләр башкарган. 1941 елда туган авылына әйләнеп кайта, колхозда эшли, аннары май заводында төрле эшләрдә эшли. Мәшүдә Сираева 16 ел кинотеатрда хезмәт куя. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә аның 7 оныгы, 14 оныкчыгы һәм оныкчыкларының ике баласы бар.