Татарстанлылар "онлайн" режимында 2020 елга төзекләндерү буенча беренчел объектларны билгеләячәкләр

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталында "Уңайлы шәһәр мохитын формалаштыру" һәм Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында 2020 елда сайлау буенча беренче чиратта төзекләндерергә тиешле иҗтимагый киңлекләр - парк, сквер, мәйданнар, яр буйлары, урамнар һәм башка территорияләрне сайлау буенча онлайн-сораштыру башланды.

Исегезгә төшерәбез, узган елда мондый сораштыру беренче тапкыр уздырылган иде. Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә Татарстан Республикасының 49 объекты 2019 елда төзекләндерү программасына кертелгән иде.

 

Сораштыру 2019 елның 15 апреленә кадәр барачак, ул тәмамлангач, 2020 елда төзекләндереләчәк территорияләр исемлеге (шул исәптән, социологик сораштыру һәм иҗтимагый тикшерүләр нәтиҗәләрен исәпкә алып)  төзеләчәк.

Татарстан Республикасының Информатизация һәм элемтә министрлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International