Татарстанлыларны "Яңа йолдыз" конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 22 марты, җомга

"Звезда" телеканалы ел саен уздырыла торган "Яңа йолдыз-2020" Бөтенроссия вокаль конкурсына кастинглар башлану хакында хәбәр итә. Иҗади карау РФ Саклану министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

"Яңа йолдыз" Бөтенроссия вокаль конкурсы - Россия Федерациясенең 85 субъектыннан вәкилләр катнаша торган масштаблы музыкаль ярыш. Иң көчле башкаручылар үз туган ягы өчен көч сынашырга бер сәхнәдә җыелачак. Төп приз - һөнәри алга китеш өчен финанс чаралары бирү.

Кастингта 16-45 яшьлек гражданнар һәм 5 кешегә кадәр музыкаль төркемнәр катнаша ала.

Сайлап алу кастинглары Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә узачак.

Хөкемдарлар финалда  җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Үз "Яңа йолдыз"ларын масштаблы тавыш бирү аша телевизор караучылар да сайлаячак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат "Звезда" НТК телеканалының   https://tvzvezda.ru рәсми сайтында һәм ВК https://vk.com/newstartv.  конкурс төркемендә урнаштырылачак.

Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International