Бүген хакимиятнең актлар залында Минзәлә муниципаль районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта доклад белән район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина, район Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, район Иҗтимагый советы рәисе Гөлфия Хәлимова чыгыш ясады. Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бурычлар белән Иҗтимагый Совет Нигезләмәсенә өстәмәләр кертү; районда коррупциягә каршы тору буенча эш турында; район муниципаль учреждениеләре күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйсез бәя бирүнең яаң критерийлары белән танышу.