Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы таләбе буенча суд җирле үзидарә органын Астраханка елгасына шакшы суларны норматив чистартуны тәэмин итү бурычын куйды.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су саклау законнарының үтәлешен тикшерүне уздырды.

Лаеш муниципаль районының Наронка авыл җирлеге җирле үзидарә органының суүткәргечне тиешенчә оештырмавы, чистарту станциясенә хезмәт күрсәтүче оешманың билгеләнмәве ачыкланган.

Нәтиҗәдә торак пунктның чистарту корылмаларыннан пычратучы матдәләрнең (аммоний ионы, нитрит, нитрат, сульфат, фосфат, фенол, тимер, цинк һәм марганец) мөмкин булган концентрациясе сизелерлек арту белән Астраханка елгасына тиешенчә чистартылмаган су аккан.  

Законны бозуларны бетерү максатыннан, табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан муниципалитет җитәкчесенә рәсми хат җибәрелгән.

Кимчелекләр үз вакытында бетерелмәү сәбәпле, табигатьне саклау  прокуроры шикаять белән судка мөрәҗәгать иткән.

Лаеш район суды карары белән, җирле үзидарә органы шакшы суларны норматив чистартуны тәэмин итәргә тиеш, моның үтәлешен табигатьне саклау прокуратурасы контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International