Минзәлә районында тыл хезмәтчәне Гатауллин Хөснулла Хөрмәтулла улын котладылар

2019 елның 15 марты, җомга

Районыбызда яшәүче озын гомерле затлар Россия Президентыннан исемле котлаулар кабул итәләр.

Үз юбилеенда Кремльдән килгән конвертны Хуҗәмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ГАТАУЛЛИН ХӨСНУЛЛА ХӨРМӘТУЛЛА улы да кабул итеп алды.

90 яшьлек юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова котлады. РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыганнан соң, юбилярга Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салаховның бүләген тапшырдылар. Кунаклар Хөснулла Хөрмәтулла улына озак елларга җитәрлек сәламәтлек, иминлек, якыннарының яратуын тоеп яшәвен теләделәр, күпьеллык намуслы хезмәте, тормыш ныклыгы, авырлыкларны җиңеп чыгуы өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Юбилярны шулай ук Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вилданова да тәбрикләде.

Хөснулла Хөрмәтулла улы Минзәлә район Усай авылында туган, 4 сыйныф белем алган. Томрыш иптәше белән ике бала үстергәннәр. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән, урман чыгарган. Тыныч тормышта лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә, урып-җыю чорында комбайнда хезмәт куйган. Күпсанлы грамоталары бар. Хөснулла ага якыннарының хөрмәтен тоеп гомер итә, 3 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International