Район башлыгы Айдар Салаховның 8 Март белән котлавы

2019 елның 8 марты, җомга

Кадерле хатын-кызлар! Чын күңелдән күркәм хатын-кызлар көне - 8 Март белән котлыйм.

Хатын-кызлар һәрвакыт игелек, ягымлылык, сизгерлек, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрне саклаучы булды. Бүген замана хатын-кызы тормышында күп нәрсә үзгәрде. Алар һөнәри өлкәдә, бизнеста, сәясәттә, иҗтимагый тормышта зур уңышларга ирешәләр, әхлакый һәм рухи сыйфатларын күрсәтәләр. Әмма гаилә, йорт, балалар элеккечә алар тормышында мөһим роль уйный.

Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Һәр яңа көн мәхәббәт, шатлык, якыннарның күңел җылысы белән тулы булсын!

район башлыгы Айдар Салахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International