Теләүчеләргә эш табыла.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Әлеге фикер Тауасты Байлар авыл җирлеге халкы җыенында яңгырады.

2018 елда башкарылган эшләр турында ясаган чыгышында авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев фермерлар, эшмәкәрләр эшчәнлеге белән таныштырды. Яңа фермер хуҗалыкларының салым базасын арттырудан тыш, авыл халкы өчен яңа эш урыннары булдыруын ассызыклады.

Моңа мисал итеп "Илнур", "Ибраһимов", "Лотфуллин", "Мөхәммәтҗанов" фермерлык хуҗалыкларын, стабиль эшләүче "Сәхәбетдинов", "Харисова", "Гатина", "Нуруллин", "Водолей" кебек эшмәкәрләрне китерде. 

Җыенда шушы һәм башка фермерларның, эшмәкәрләрнең хезмәт яшендәге кешеләрне эш белән тәэмин итүдә, авыл тормышы проблемаларын хәл итүдә терәк булулары да искәртелде.

"Мөхәммәтҗанов" фермерлык хуҗалыгының маймычлар үрчетү өчен 1 млн сумнан артыграк грант отуы аның перспективалары турында сөйли. Хыялын тормышка ашыру өчен элекке колхоз идарәсе бинасын ремонтларга уйлый. Әмма авыл җирлеге башлыгы бинаны рәсмиләштерүнең озаккка сузылуы белән борчылуын белдерде. Бу сорауга район җир-милек комитеты җитәкчесе Роберт Шакиров җавап бирде.

Язкәр абыегыз кебек эш сөючән итеп тәрбияләрбез.
Авыл тормышын җанландыруга Язкәр Биҗановның зур өлеш кертүе ассызыклап үтелде. Бүгенге көндә үз эшчәнлеген 1996 елда башлап җибәргән "Илнур" КФХда 20 гә якын кеше хезмәт куя. Фермерлык хуҗалыгының 1500 га җире бар. Терлекчелекне үстерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара.

-Җирлектәге һәр ата-анага киңәшем бар: балаларыгызны Язкәр Биҗанов кебек тырыш һәм эш сөючән итеп тәрбияләгез, - диде җирлек башлыгы Илшат Мәүҗиев.
Җирлектәге өч авылда 929 кеше яши. шуларның 533е - эш яшендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 135 кеше, фермерлар һәм эшмәкәрләр - 48, бюджет өлкәсендә - 75 кеше. әмма читтә эшләүчеләр дә аз түгел - 125 кеше. Шуның өчен авыл җирлеге башлыгы алдында  халыкның хезмәт активлыгын күтәрү бурычы тора.
Авылны төзекләндерүдә катнашу - һәркемнең бурычы
Соңгы елларда авыл җирлекләрендә кайбер мөһим мәсьәләләрне үзара салым акчалары хисабыннан башкаралар. Бу мәсьәлә дә күтәрелде. Узган ел үзара салым акчаларының бер өлеше суэтем башняларын лицензияләүгә, Тауасты Байлар зиратын төзекләндерүгә, шулай ук сабантуй уздырыла торган мәйданчыкны матурлауга (калган акчаларга бу эш дәвам итәчәк) тотылган. Гәрчә үзара салым җыю 100 %ка үтәлгән булса да (план - 270 мең сум), бу мәсьәләдән читләшүчеләрнең булуы да әйтелде. Быел бер кешедән җыю күләме - 500 сум, план - 255 мең сум. Үзара салым акчаларына Тауасты Байлар зиратында инвентарь кую өчен корылма төзергә, Мияштәге суэтем башнясын тузекләндерергә, Дәвек авыл юлын ремонтларга ниятлиләр.

Программаларда иң күп катнашучылар

Җыенда катнашучы Рәүфәт ага Сафиуллин быел кабаттан суэтем башняларына кагылышлы һәм халыкны эчә торган су белән тәэмин итү  мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук ул Дәвек авылында 100 метрдан да ким булмаган тирәнлектә тагын бер скважина кирәклеген дә искәртте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җирлектә дәүләт программалары буенча бара торган эшләр хакында сөйләде. Соңгы ике ел эчендә генә дә авыл хуҗалыгы өчен дәүләт программалары нигезендә авыл җирлекләрен төзекләндерүгә 17 млн сумга якын инвестицияләр кертелде. Бу җирлектә савым сыерларын асраучы иң күп субсидия алучылар яши (2017 елда - 613 мең сум, 2018 елда - 756 мең сум). Хәзер җирлектә бер мең баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 203 сы - савым сыерлары (2017 елга караганда 15 башка артык).

 Узган ел Дәвек клубы ремонтланган булса, быел модульле кибет төзергә планлаштыралар. Узган ел Газификация фонды аша Тауасты Байлар авылында суүткәргеч торбаларны яңарту буенча эшләр башланды. Бүгенге көндә дәүләт программасы буенча газ торбаларын алыштыру буенча эш бара.
 

безнең өстәмә
Районыбыз авыл җирлекләрендә җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым акчаларын җыю 2014-2015 елларда башланды. Узган елда күп кенә җирлекләрдә бер кешедән 500-600 сум акча җыелды.

Әмма кайбер гражданнар, төрле сәбәпләр табып, үзара салымга акчалар бирергә ашыкмыйлар. Моннан тыш, артык уйлап тормыйча, үзара салым акчаларының теге яки бу авылда янәсе тулысынча тотылып бетмәве турында аноним хатлар язарга яратучылар табылып тора.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елга үзара салым җыю башланды, аны 26 мартка кадәр җыеп бетерү зарури, чөнки халыктан җыелган акчалар 1 апрельгә кадәр авыл җирлекләре счетына күчерелергә тиеш.

 

сан
2018 елда халыктан 9 млн. сум үзара салым җыелган,шуның нәтиҗәсендә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 36 млн сум күләмендә өстәмә финанслау килде. Шул рәвешле, үзара салым акчаларының гомуми күләме 45 млн сум тәшкил итте (авыл җирлекләрендә - 19 млн сум, калганы - шәһәрдә).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International