"Рябинушка" рус хор музыкасының XXVIII Республика фестивале лауреаты булдылар.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Татарстан башкаласында Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе. "Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә рус хор музыкасының А.В.Котков исемендәге XXVIII Ачык Фестивале узды.

Әлеге мөһим чарада безнең районнан "Рябинушка" фольклор коллективы уңышлы чыгыш ясады.

Тантаналы чара алдыннан бер сәгать дәвамында коллективларның җитәкчеләре өчен мәдәният һәс сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашында "Үзешчән коллективлар белән эшләү үзенчәлекләре. Практик занятиеләр" темасына "түгәрәк өстәл" оештырылды.

Минзәлә районының "Рябиншука" фольклор коллективы рус хор музыкасының А.В.Котков исемендәге XXVIII Ачык Фестивале лауреаты дипломы белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International