Оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән утырыш

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген Минзәлә район Советының утырышлар залында район предприятиеләре, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре белән чираттагы эшлекле киңәшмә узды, аны район Башлыгы Айдар Салахов алып барды.

Утырыш барышында көн тәртибенә кергән мәсьәләләр каралды.

Россия ЭЭМның Минзәлә районы буенча бүлек начальнигы Илсур Хаҗиев 2018 елның эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында чыгыш ясады.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов Россия Федерациясендә Театр елы кысаларында районда театр фестивален уздыру Положениесе белән таныштырды.

"Яшьләр бүлеге" МКУ начальнигы вазифаларын башкаручы Фаяз Хизбуллин "Россиянең чаңгы юллары-2019" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларына оештыруда һәм уздыруда актив катнашучыларны билгеләп үтте һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Утырыш ахырында район башлыгы җаваплы затларг бурычлар йөкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International