Татарстанның чәчү һәм урып-җыю кампаниясенең еллык чыгымы 22 миллиард сум тәшкил итә.

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Якындагы ике көндә республиканың барлык районнарында да урып-җыю эшләре башланачак.

Татарстанның чәчү һәм урып-җыю кампаниясенең еллык чыгымы 22 миллиард сум тәшкил итә. Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тематик утырышында министрның беренче урынбасары Николай Титов шулай дип белдерде.

«2017 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында товар әйләнеше 9 миллиард сум тәшкил итте. Безнең акча үзебезгә эшләргә тиеш», - диде Титов.

Ул шулай ук республикада урып-җыю кампаниясе башлануын искәртте. Әгәр 24 июльдә 13 район уракка төшкән булса, кичә инде аларның саны 22гә җиткән. Якындагы ике көндә республиканың барлык районнарында урып-җыю эшләре башланачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International