Районыбыз терлекчеләре бүгенге көндә 53,5тонна сөт җитештерәләр, бу узган елның шушы чорына караганда дүрт процентка күбрәк, яки 2377 килограмм сөтне артыграк җитештерәләр.
“Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең Тәкермән бүлекчәсендә-1574, Вахитов бүлекчәсенең Тулбай фермасында-800, “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең Якты юл бүлекчәсендә-323, Мәлкән бүлекчәсендә 267 килограмм сөтне артык савалар. Район буенча иң югары савым “Калморза” хуҗалыгында, монда һәр сыердан уртача көнлек савым-26,2 килограмм, ә иң түбән савым Гөлек фермасында биредә һәр сыердан көнгә нибары 6,1 килограмм сөт җитештерәләр. Район буенча һәр сыердан уртача 11,7килограмм сөт савып алына.