Үзең яшәгән тирәлекне үзең матурласаң яхшырак була

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Кичә безгә Минзәләнең Красноармейская урамының 119 йортында яшәүче ветеран-укытучы Альбина Шакирова телефоннан менә мондый шикаять белән мөрәҗәгать итте:

- Безнең Комарова, Татарстан урамнарында  тәртипсезлек хөкем сөрә, биредә үләннәр чабылмаган, ара-тирә кәҗәләр дә йөри. ТОС җитәкчесе нәрсә карый?

Әлеге шикаять буенча без шушы урамнарны барып карадык, биредәге урамнардагы йортлар каршында үләннәр чабылмаган, кайсы бер кешеләр үзләре чапканнар. Үзегез яшәгән тирәлекне үзең матурласаң яхшырак була бит, шушы тирәдә яшәүчеләр шуны аңласын иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International