Дидактик карточкалар дүрт комплект чыккан, тиражы 5000.
Татарстан китап нәшрияты балалар өчен дидактик карточкалар чыгара башлады. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева сөйләде.
“Татар телендә балалар өчен дидактик карточкалар әйләнә-тирә дөнья белән танышу өчен бик мөһим. Карточкалар 2013 елдан бирле чыга. Дидактик карточкаларга ихтыяҗ артты. Шуңа хәзер яңартып, матурлатып чыгардык. Әлеге карточкалар балаларны төсләр, арифметика, математика нигезләренә, әйләнә-тирә дөньяны танып-белергә өйрәтә. Дидактик карточкаларда балалар төсләрне, саннарны, хайваннарны, формаларны өйрәнеп бетергәч, имтихан өлеше дә бар", - диде Галиева.