21 июльдә Спас районында традицион Изге Болгар җыены узачак. 922 нче елда Идел буенда ислам динен кабул итүгә багышланган чара Болгар музей-тыюлыгы мәйданда оештырыла.
Елдагыча, “Минзәлә АТП” предприятиесе мөселманнарга автобус бирәчәк. 20 хатын-кыз арасында мөгаллимәләр, авылларда мөслимәләр белән эшләүче җитәкчеләр һәм актив ханымнар бар, ә ир-атлардан авыл имамнары һәм мөәзиннәр изге сәфәргә барачак.