Актуаль темаларга сөйләшү

2018 елның 13 июле, җомга

Бүген район администрациясе бинасында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Минзәлә районы граҗданнарын кабул иттеләр.

Граҗданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, баш дәүләт  инспекторы  Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы прокурорының Татарстанның табигатне саклау районара прокуроры Илсур Гыйлметдинов, Волга регионара табигатне саклау, Казан районара прокуроры Альберт Хабиров, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең начальнигы Наил Гарипов, Минзәлә районы прокуроры ярдәмчесе Сергей Назаров катнаштылар. Минзәлә районы граҗданнары табигатьне саклауда үзләрен борчыган мәсьәләләр  буенча мөрәҗәгать иттеләр. Светлана Петрова һәм Павел Легошин шәһәребезнең Кадомцевых урамыннан Рыночная, Мелиораторлар урамы артына агып төшкән шакшы су, Сәрия Билалова җирлек территориясендә урнашкан карьерның участогын  рәсмиләштереп  җирлек юлларына комлы таш алу, Эльвира Фаттахова Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы янындагы яр буе территориясенең ныгытырга кирәклеге, Николай Секунов Коноваловка авыл буасын төзекләндерү, Валерий Щетнев Свердлов урамындагы канализация торбаларының тузган булуы, Ренат Нәҗмиев Урман чишмәсе янында урманнарда сабантуй бәйрәменнән соң урманнарның чүп-чарга батуы, Радик Хафизов “Колосок”лагерының яр буе зонасын ныгыту буенча мөрәҗәгать иттеләр. Киләчәктә бу граҗданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшереп, федераль һәм республика дәрәҗәсендә район һәм шәһәр җирлегендә экологияне саклау буенча шактый эшләр башкарасы бар әле.  
 Хәзерге заманда экология темасы актуаль булып кала.  Соңгы елларда районыбызда экологияне саклау өчен күп эшләр эшләнә.  Шулай булса да район җирлегендә яшәүче  кешеләр табигатьне саклау буенча уяу булырга тиешләр.   
Очрашуда күтәрелгән тагы ике проблема хакында аерым язачакбыз.Аның берсе-җир участокларына кадастр номеры биргәндә чыккан ялгышлык аркасында Коноваловкса авылында ике җирбиләүче арасындагы кофликт.
Икенчесе - Минзәлә газетасы инициативасы белән Минзәлә районында иске, кулланышта булган батареялар җыю акциясен киңәйтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International