Министрлар Кабинетында кешеләрнең йөзен таный торган система куячаклар

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Турникет биометрик мәгълүматны анализлый һәм фотосы базада булган кешеләргә бинага үтәргә мөмкинлек бирә.

Татарстан Министрлар Кабинетында кешеләрнең йөзен таный торган система куячаклар. Казанның ИТ-паркында «акыллы» турникетны сынарга керештеләр. Аны алга таба Татарстан Хөкүмәтендә кулланырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге департаменты җитәкчесе Георгий Цой хәбәр итте.

Проектка ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы кураторлык итә.

Әлеге турникет биометрик мәгълүматны анализлый. Шуннан соң ул фотосы мәгълүмат базасында булган кешеләргә бинага үтәргә мөмкинлек бирә. Алга таба әлеге системадан ИТ-паркта эшләүче компания хезмәткәрләре файдаланачак, диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

Бу система күләмле чаралар үткәргәндә бик уңайлы. Моңарчы чарага килүчеләрнең барысына да рөхсәтнамә бирергә, аннары аларны җыеп алырга туры килә иде. Хәзер исә чарага теркәлгән вакытта катнашучыларга заявкага электрон рәвештә үз фотосын беркетү дә җитә.

Турникетка якынайгач «акыллы» камера аны танып, үткәреп җибәрә. Система хәтта күзлекле һәм сакаллы кешеләрне дә таный, дип искәртте Георгий Цой. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International